Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Улым төн уртасында МХОдан турыга минем яныма ялга кайтты. Ул гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Ялын туган йорттан башларга уйлаган. Аны каршы алырга татар гимнәзиясенең 5нче сыйныфында укучы кызы, тормыш иптәше, әбисе үзеннән бераз алданрак миңа килеп каршыладылар.Сагындырылган. Җылы очрашу. Юл йончыткан булса да, аруларны онытып, чәй табыны артында озак сөйләшеп утырдык.
Ятар алдыннан:
‒ Мин иртә торам, йокыгыз туйганчы, йокларсыз. Иртәнге намазны аш бүлмәсендә укырмын. Намазлыкны шунда чыгарып әзерләп куйыйм, ‒ дидем.
Улым, сумкасыннан алып, зур гына күләмле намазлык бирде:
‒ Әни бу сиңа.
Аның нинди төсле икәнен аңлата белмим. Ул ике катлы. Өске ягы яшел белән зәңгәр төс бергә катнашкан калын гына чын бәрхет. Дүрт яклап та читенә тәпәшрәк бәрхеттән үзенчәлекле бизәк, уртасында мәчет өстендә ай һәм бишпочмаклы йолдыз тукымада эчкә батыбырак торган сыман сурәт эшләнгән, кырыйларына тар гына итеп куе яшел тасма тегелгән, баш-башына вак кына яшькелт ефәк чуклар тагылган. Намазлыкның аскы ягына могаен фланель өстеннәндер юка штапль тукыма белән тышланган.
Аны кулыма алуга, “Шөкерана” намазын укыйсы килде. “Җәйгән җәймәм, оҗмах бакчасы булса иде. Җәбрәил фәрештә догалар кылып торса иде,‒ дип, намазлыкка бастым. Басу белән, үземдә шудый халәт тойдым: әйтерсең, аяклар тубыктан каз мамыгына чумды. Шунда ук алар буйлап бөтен тәнемә тамырларым буйлап, рәхәт итеп, җылы кан йөгерде. Сәҗдә кылганда, маңгаемны терәгәч, битләремне әнкинең куллары кебек йомшак, шома бәрхет бөтен йөзне сыпырып иркәли. Намазлыктан йомшаграк берни дә юк кебек. Сәҗдә белән бишектә яткан яңа туган беркайгысыз сабыйдай бергә рәхәткә, рәхмәткә күмеләм. Башны намазлыктан аласы да, аңардан аерыласы да килми. Мондый тылсымлы намазлыкны беренче тапкыр күрәм. Намазны укып беткәч тә торып китәсе, аңардан аерыласы килми, намазлыкны бераз сыпыргалап, иркә песи сыман бераз ешынып утырдым әле.
Икенче көнне улымнан намазлыкны кайдан алуы турында сораштым.
Соңгы егерме көндә аны УАЗ(патриот) машинасына йөртүче итеп утыртканнар иде. Кайтыр алдыннан гына турбазада квартир арендалап яшәгән хәрби кораллар буенча генералны алырга җибәрәләр. Ул килеп җитүе турында телефон аша хәбәр итә. Генерал:
‒ Хәзрәт (улымның позывное), кер чәй эчәбез, мин чәй эчеп утырам.
‒ Иптәш генерал, рәхмәт. Мин ашап килдем. Сезне машинада көтәм.
‒ Иртәнге намазны укыдыңмы?
‒ Юк, әле вакыты кермәде. Сез ашыкмый гына ашагыз. Сез чыгуга, мин укырга өлгерәм.
‒ Анда кайда укыйсың?
‒ Үзем белән такталар йөртәм, машина кырында шул такталар өстендә укыйм.
‒ Хәзрәт кер. Намазлык өстендә укырсың.
Намаз укып, ашыкмыйча, иркенләп, тизрәк Аллаһтан сугышның тәмамлануын, гаиләләренә һәм үзләренә исәнлек-саулык сорап дога кылалар. Егерме ике минут вакыт үтә. Милләте буенча лизгенец генерал:
‒ Хәзрәт, үзең белән ал. Миннән истәлек булсын, ‒ дип намазлыкны бүләк итә.
Күпер кырына килеп җитәләр. Нәкъ егерме минут элек аның боларның машинасы үтәргә тиешле булган ярты ягын шартлатканнар.
‒ Менә намазның көче, ‒ ди генераль. Частька барып җиткәнче: “Ләә иләәһә илләЛлааһ Мүхәммәдүр-расүүлүЛлааһ! “, “Хасбуна-ллаху үә нигъмәл вәкил”, “Намазның көче”,‒ дип туктаусыз кабатлап бара.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
15.01.2025

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3