Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Кыярларны юып, башларын кисеп алабыз һәм салкын суда тотабыз. Ул арада банкаларны һәм капкачларын стерильләштерәбез.
Кыярларны банкаларга тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып, капкач белән ябып, берничә минут тотабыз.
Суны кәстрүлгә бушатабыз, ә банкага түбәндәге ингредиентларын тутырабыз.
Бер литрлы банкага:
1 аш кашыгы тоз
2 аш кашыгы шикәр комы
1 зонтик укроп
2-3 канәфер
2-3 түгәрәк борыч
1 дәфнә яфрагы
2 тырнак сарымсак
2 аш кашыгы аш серкәсе (5 процентлы).
Кыяр өстенә кәстрүлдәге суны агызып, капкачларын ябабыз да башларын аска каратып куябыз. Өстенә одеял ябабыз.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1