Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Быел Бөгелмә укучылары БДИда 16 тапкыр йөз балл алды — бу узган елгыдан ике тапкыр күбрәк. Барлыгы 12 кеше иң югары нәтиҗәгә иреште, ә Арина Мухалёва белән Вадим Филиппов икешәр фәннән 100 балл җыйды. Район буенча исә 430 укучы урта белем турында аттестат алды, шуларның 386сы имтиханнарны 80–100 баллга тапшырды (узган ел — 278 иде).
Район башлыгы Дамир Фәттахов очрашуга укучыларны гына түгел, аларның мөгаллимнәрен дә чакырды, ә ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырды. Ул һәр яшь кеше белән аралашып, киләчәк планнары турында сорашты.
«Балаларның һәрберсе үзенчәлекле, әмма аларны бу нәтиҗә артында торган гаять зур эш берләштерә, — дип язды Дамир Фәттахов социаль челтәрләрдә. — Күп кенә көчле укучыларыбыз Казан, Әлмәт, Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларын сайлый. Бу аларның көндәшлеккә сәләтле булуын күрсәтә. Ләкин аларның күбесеннән: «Кире кайтасыбыз килә», — дигән сүзләрне ишетү аеруча мөһим иде.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев