Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов Әлмәттә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов белән очрашты.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты һәм Территориаль планлаштыру институты белән берлектә әзерләнгән Карабаш сусаклагычындагы рекреация зонасын үстерү концепциясе каралды.
Карабаш сусаклагычы нефть тармагы ихтыяҗлары өчен төзелгән булганга, проектлау барышында тармак бурычларын да исәпкә алу мөһим иде. Наил Мәганов бу урынның, иң беренче чиратта, халык ял итү урыны булырга тиешлеге турындагы фикерне хуплады. «Татнефть» территорияне төзекләндерүгә һәм аеруча суның чисталыгын тәэмин итүгә ярдәм итәргә әзер.
Татарстан Раисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнгән әлеге мастер-план, соңгы эшкәртүләрдән соң, Бөгелмә шәһәре һәм районы халкына тәкъдим ителәчәк. Дамир Фәттахов проектны әзерләгән командага һәм ярдәме өчен Наил Мәгановка рәхмәт белдерде.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев