Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
20 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләрен актер, режиссер һәм сценарист ролендә сынап карадылар.
Барлык төркемнәрдәге балалар да сәнгать дөньясына чумды. Иң нәниләр — «Умка» төркеме укучылары курчаклар белән идарә итәргә һәм аларны җанландырырга өйрәнде. «Почемучки» төркеме исә «Шалкан» әкиятен яңача сәхнәләштереп, дуслык һәм бердәмлекнең мөһимлеген күрсәтте.
«Жемчужинки» төркеме тамашачыларга шук Камыр батыр (Колобок) маҗараларын тәкъдим итте, бу тамаша һәркемгә саклык кагыйдәләрен искә төшерде. Ә «Фиксики» төркеменең олырак балалары театр һөнәрләре белән танышып, үзләрен сценарист ролендә сынадылар һәм «Теремок» әкиятен кызыклы яңа персонажлар өстәп сәхнәләштерделәр.
ФОТО: 20 нче балалар бакчасы архивыннан.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев