Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Ул бит синең Ходай биргән ярың
Ничек бар шулай кабул ит
Сулар һавасы бул җанының
Тыныч кына тыңла моң-зарларын
Киңәш бирергә син ашыкма
Күзләренә кара... Күңелен той
Һәрбер сүзен үткәр йөрәк аша.
Бик ачулы икән... Аны тыйма
Бар ачуын тышка чыгарсын
Тик эндәшмә... Сабыр гына тыңла
Ярсу җаны бераз тынычлансын.
Үпкәләсә, әйдә үпкәләсен
Ирек бир син аңа... Ирек бир
Сүзсез генә... Серле итеп кенә
Читтән генә аңа карап тор.
Сихерлә син күз карашың белән
Һәр көн саен сиңа гашыйк булсын
Канат үстер аның иңнәренә
Йөрәккәе мәхәббәттән янсын.
Тансык бәхеткәе бул син аның
Ул сусасын синең назыңа
Сагындым бит, җаным, сагындым дип
Очып кайтсын синең яныңа.
Соклан аңа, ярат... Ул бит сиңа
Ана бәхетен бүләк итүче
Шул бәхетне бүләк иткән өчен
Без аларга гомер бурычлы.
Рүзилә Гатауллина

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 20
Гаилэ бэхете тынычлыктан, туземле, сабыр булудан тора. Юкка гына мени борынгылар "Сабырлык тобе-сары алтын" дигэннэр.Бик тэ дорес сузлэр.