Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Көнегез шатлык белән үтсен!!! Һәр минутның кадерен белегез!!! Якты дөнья шундый матур!!! Матурлыкны күрә белергә генә кирәк. Йөзегез кояш кебек якты, ачык, нурлы, елмаюлы булсын!!! Сезнең елмаю башкаларны да елмаерга мәҗбүр итсен, күңел бозларын эретсен!!! Күзләрегез кешегә сынап түгел, сөеп карасын!!! Без бит бу дөньяга яратырга туганбыз. Бары тик мәхәббәт кенә безне бәхетле итә. Туган ягыбызны, торган җиребезне, безгә иң кадерле бүләк - гомер бүләк иткән әти-әниләребезне, аларга гомер бүләк иткән әби-бабаларыбызны, газиз балаларыбызны, яныбыздагы насыйп ярларыбызны, туганнарыбызны, дусларыбызны, табигатебезне, юлыбызда очраган һәр кешене җан җылысы белән җылытыйк!!! Җан җылысы бүләк итик!!! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр теләп калам!!!!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5