Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
✨19-25 июльдә Чувашия Республикасында Россиякүләм «Мисс Туризм» матурлык һәм талант конкурсы булды.
🌸Конкурсның финалында Россиянең төрле почмакларыннан, 16 яшьтән 25 яшькә кадәрле 30 кыз катнашкан. Алар арасында Татарстан данын яклаучы, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре - 2025»тә II урынны алган Кристина Грибакова да бар иде.
✅Конкурс берничә этаптан торган: дефиле, үз регионың белән таныштыру, иҗади чыгыш, жюри белән интервью. Катнашучлылар үз республикаларының туристлык ягына да басым ясап, аның матур һәм истәлекле урыннары, культурасы белән таныштырган.
🥰Кристина Грибакова республиканың этномәдәни байлыгына басым ясаган. Татарстан турында сөйләгәндә традицион бәйрәмнәре, шул исәптән, Питрау турында да сөйләгән, керәшен һәм татар культурасынының элементларын күрсәткән.
👏Иҗади чыгышы «Татарстанның мәдәни маршрутлары буенча сәяхәтләр» темасына корылган булган. Ул анда керәшен бию башкарган. Барлык этапларны да уңышлы узып, Кристина җиңүче титулын яулаган.
👑Матурлык конкурсында Кристинаның бу беренче генә җиңүе түгел. XXVIII «Мисс Татарстан-2026» матурлык конкурсында Кристина «II Вице-Мисс 2026» титулына ия булган иде. Анда да ул керәшен культурасын күрсәткән иде.
📸: шәхси архивтан

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев