Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Миляуша Назмутдинова
ОНЫТЫЛГАН ХАТЫН
-Сылу, кая олактың соң син, ә? - дип, машина тәрәзәсеннән чыгардай булып җикеренде ире, кызу-кызу түбән очка таба атлаучы хатынын куып җитеп. -Күрше Фаилнең улын Бигеш аэропортыннан каршылыйсы бар. Вахтадан кайта. Үзләренең машиналары ремонтта икән. Сине "Круглыйга" балаларга кертеп чыгармын дигән идем. Килен оныклар белән утырырга сорады ич. Иртүк автобус белән йөргәнче, кичтән үк барып кунуың җайлырак бит.
-Бәлеш икән,.. үзең соңгы кап тәмәкене башладым, алып кайтып куярсың дигәч, вакыт барда төшеп әйләним дигән идем. Тиз генә өс-башны алыштырып чыгыйм инде, алайса, әтисе, борыл әйдә...
-Соңарабыз, әнисе. Өс-башың менә дигән! Галуш, Круглыйда да галуш инде ул... - дип кырт кисте Гаян.
Авылны чыгып барганда, автобус тукталышында кул изәп торучы, электр баганасыдай озын ирне әллә каян танып:
-Наҗияның бу кылый Тәбрисе, соңгы яңалыкларын кемгәдер җиткерергә тырышып, янә соңарган күрәсең "рейсовыйга", - диде һәм тизлеген киметеп аның кырына тукталды.
-Сәлам, күрше. Кичкырын кая томырылып ашыгасыз? Ике минутка өлгермәдем Чаллы автобусына, сез еракмы?
-Яшьти, мин сине Чаллы башында гына калдыралам, малай, аэропортка өлгермибез.
Сылу, бу колгадай озын, олы кешене Жигулиның кысан урынына утыртудан читенсенеп, ялт кына артка үзе кереп чөмәште.
Тәбрис, ах-ух килеп, сызланып, кереп җайлангач, кемгәдер сөйләп бетерәлмәгән җөмләсен дәвам итеп:
-Ул күперне әллә кайчан сүтәргә иде бит инде. Әз генә ремонтлап алсалар да ярый әле. Кичә ләфкәдән кайтканда "великның" алгы тәгәрмәче кереп батмасынмы, черек такта арасына... арт санны малай, күккә чөеп берәр минут торганнан соң, сальто ясап, каршыма килүче ике яшь кенә кызый алдына, тузаннар туздырып аркылы сузылып ятмаеммы! Теге балалар, бахырлар, куркуларыннан чырулап кирегә йөгерә башладылар, әйтерсең урман өрәге күргәннәр диярсең! Кая анда карт кешегә ярдәм кулы сузу! Акырып-бакырып җан-тәслим кыл, берсе дә килеп карамаячак яныңа...
Гаян шаркылдаудан тыела алмый:
-Синең теге кылый күз, гел кызлар эзләүдә ич... Юлга карап барырга иде, велосипед тәгәрмәче сыярлык ярыкны күрмәстәй булыр өчен, ай-хай малай,.. кызлар чибәр булган күрәсең.
-Күзләр, күзләү өчен бирелгән ич, кордаш, нишләмәк кирәк инде. Син менә үзең 17 ел яшәп кара әле хатынсыз, аннан башкача сүләрсең... - диде ул үпкәләгән сыманрак, ян тәрәзәдән күзен алмый.
-Әйе, кеше хәленә керү өчен, үзең аның тиресендә булып карау кирәк шул. Әле,.. кая юл тотыш соң, Тәбрис абый, болай соң гына?
-Сырт чатнады бугай, атларга да бирми, утырырга да. Малай төңге эштә. Кичтән килеп кун да, иртүк бергә травматологиягә төшәрбез дигәч, тукталышка чыккан идем... Зәки очраса, юл уңмый минем. Теләсә нәрсә лыгырдап торды шунда; килеп туктаган автобусны күрми, кузгалып киткәч кенә артыннан йөгерердәй булып, сүгенеп басып калдым.
-Мин сине Яңа шәһәргә үк мендереп йөри алмам инде, гафу, үзебез дә соңарабыз аэропортка.
-Юк, юк, рәхмәт монысы өчен дә. Трамвай ишек төпләрендә туктый, шәһәр башында калдырсаң, бик рәхмәтлемен үзегезгә. Мәйтәм, әллә шикаять язып җибәрергә микән соң? Ул күпердә күпме кеше зыян күрде ич, ишеткәнсеңдер?
-Ююююк, алай берәүнең дә сөйләнгәнен ишеткән юк. Ләфкәгә, тегендә-монда, әнә Сылу йөри инде минем. Алай аяк батты дип зарланганы булмады кебек. Үземнең җәяү йөрергә вакыт юк шул, Тәбрис абый.
-Берәрсенең машина тәгәрмәче төшми торып, көяләнүче булмас, кәнишне. Анда бит берәү генә түгел, биш-алты шундый "тозак".
-Аллам сакласын икән, атусак. Яз, яз соң жалобаңны, кул куярмын. Кемнәр имгәнгән, барсы да куяр дип уйлыйм.
-Син кайсы авылда яшисең соң ул, әәә? Бер унлап-унбишләп кешенең аягы-кулы имгәнде ич шунда. Мин сиңа әйтим; Җиһан апа иң зур тишеккә бер аягы батып, җан җире зыян күрде дип, ярты авыл шаулады бит!
-Кит аннан! Әстәгъфирулла... Юк шул, һич ишетелмәде әй, безнең очка, андый яңалыклар... Карале, Тәбрис абый, менә шунда туктыйм, яме... Сиңа да уңайлы, миңа да...
-Ә син теге оч Ренатның мәшәкатьләре хакында да белмисең, алайса??? Менә анысын әйтсәм, иртәгәдән үк машинаңа утырып, күпер аркылы башка үтмәячәксең әле син... - дип, сызлана-сызлана торып машинадан чыкты да, ишекне шап итеп япты ул һәм кузгалырга рөхсәт биргәндәй кулын селтәде.
-Әй, әй, әй, тукталееее... Гаааа-яяяян...- дип кычкырды, арткы ишектән чыгып алга күчеп утырырга ниятләгән Сылу, бар көченә моторын акыртып алардан ераклашкан иренә кул болгап.
-Нәмә булды инде бу, әәәә? - диде аптырашта калган кылый Тәбрис бер Сылуга, бер күздән югалып өлгергән Гаянга карап.
-Нәмәстәмә шулкадәр юк-бар лыгырдап, кешенең ушын аласың син, Тәбрис абый? Ул бит рульдә, аңа игътибарлы булырга кирәк ич; ә син - тегенеке сынган, моныкы өзелгән, Җиһан апаныкы ертылган,.. һаман шул күпер тишеген сөйлисең.
-Абау Ходаеееем, кызык икән... ирең синең барлыгыңны онытканга да мин гаеплемени инде хәзер??? - диде ул сукрана-сукрана тукталышка таба атлап.
-Телефоныңнан Гаянга шалтыратып карыйк әле, Тәбрис абый. Мин бит магазинга төшкән җирдән генә утырып киттем, үземнекен алмаган идем, - дип, аңа йомшаграк итеп эндәште Сылу.
-Минекенең зарядкасы беткән... - булды аның җавабы.
Сылу кесәсенә тыгылып акчасын барлагач юл аркылы урнашкан автовокзалга таба юнәлде. Бөтен җиһанда әбиләр чуагы булса да, көзге кичке җил өйдә йөри торган чәчәкле халатын җилфердәтеп, галуш кына элгән ялан балтырларын чеметтереп, салкын әллә кай җирләренә чаклы үтте аның. Вокзал эченә керүгә, сәгатькә күз салгач, эченә җылы йөгерде. Унбиш минуттан "Круглое Поле"га китүче соңгы автобуска билет алып, тынычланып калды һәм Гаянның аны югалтып эзләнүен күз алдына китереп көлеп җибәрде...
©Миләш

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9