Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
СӘДАКА ДОГАЛАРЫ
СӘДАКА БИРГӘЧ, ҮЗЕҢ УКЫЙ ТОРГАН ДОГА
رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّآ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ العَلِيمُ
Бисмилләәһ... РАББӘӘНӘӘ ТӘКАББӘЛ МИННӘӘ ИННӘКӘ ӘНТӘС-СӘМИИГҮЛ-ГӘЛИИМ. –
/Әй Раббыбыз! Бездән аны кабул ит, чөнки Син Ишетүче һәм Белүчесең.
СӘДАКА АЛГАЧ УКЫЙ ТОРГАН ДОГА
Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الْصَدَقَةِ عَنِ الْآفَاتِ وَالْبَلِيَّااتِ وَاغْفِرْ ذُنُوبَهُ وَأَكِّدْ إِيمَانَهُ وَأَكْثثِرْ أَمْوَالَهُ وَوَفِّقْهُ عَلَى خَيْرِ مَقَاصِدِهِ
Бисмилләәһ... ӘЛЛААҺҮММӘХФӘЗъ СААХИБӘ ҺӘЗИҺИСь-САДӘКАТИ ГӘНИЛ ӘӘӘӘФӘӘТИ ҮӘЛ-БӘЛИЙӘӘТИ ҮӘГъФИР ЗҮНҮҮБӘҺҮ ҮӘ ӘККИДе. ИИМӘӘНӘҺҮ ҮӘ ӘКСИР ӘМҮӘӘЛӘҺҮ ҮӘ ҮӘФФИКоҺҮ ГӘЛӘӘ ХӘЙРИ МӘКААСЫЙДИИҺ. –
/Йәә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит. Әәмиин.
РАББӘӘНӘ ӘТИНӘ ФИДДҮН’ЙӘӘ ХӘСӘНӘТӘН ҮӘ ФИИЛ ӘХИРААТИ ХӘСӘНӘТӘН ҮӘ КЫЙНӘ ГӘЗӘБӘННӘР. БИРӘХМӘТИКӘ ЙӘӘ ӘРХӘМӘРъ-РАХИМИИН. ИЛӘӘҺИ ӘӘМИИН.
Йәә Раббым! Ошбу сәдака биргән ... бәндәгә (бәндәләргә) укылган догаларымны кабул итеп ал. Аллаһ ризалыгын алып, Пәйгамбәребез салләллааһү гәләйһи үәссәләмнең шәфәгәтенә ирешүне өмет итеп биргән сәдакалары бәрабәренә Аллаһ Сүбехәәнә үә Тәгалә ошбу сәдака бирүчедән дога өмет иткән барлык җәмигый әрвахларының рухларына җиткереп, аларны шатландыр;
* аны төрле афәтләрдән, авырулардан сакла, гөнаһларын кичереп, иманын куәтләндер, хәләл малларын арттыр;
* аңа уйламаган җирдән киң ризыклар, хәләл мал, тәгам-нигъмәтләр ирештер;
* аңа күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман, тынычлык һәм сәламәтлек бир;
* бәхетле, шатлыклы, озын гомер, тигез һәм таза тормыш насыйп ит;
* хәер биргәндә күңелендә нинди изге морад-максудлары булса, хәерле, изге морад-максудларына ирешергә насыйп ит;
* аңа юмартлар дәрәҗәсе бир. Кыямәт көнендә үз малын булдыр. Һәм ул ахирати малы үзен каршы ала торган НУР, тәмуг утына ПӘРДӘ булсын!
РАББӘӘНӘ ӘТИНӘ ФИДДҮН’ЙӘӘ ХӘСӘНӘТӘН ҮӘ ФИИЛ ӘХИРААТИ ХӘСӘНӘТӘН ҮӘ КЫЙНӘ ГӘЗӘБӘННӘР. БИРӘХМӘТИКӘ ЙӘӘ ӘРХӘМӘРъ-РАХИМИИН. ИЛӘӘҺИ ӘӘМИИН. (Ике кул белән битне сыпырабыз).

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9