Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Март аена сынамышлар
1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.
🌥2 март болытлар тиз йөзсә, атна-ун көн матур, аяз һава торышы көтегез.
☀3 март солы чыпчыгы килсә, тиздән җылы, коры, язгы көннәр җитәр.
🌫4 мартта буран булып, көртләр хасил булса, яшелчә уңар.
🌨5 мартта каргалар оя-оя очып, ук булып аска атылсалар – кар көтегез.
6 мартта коры һава – көннәр җылытуга.
🌥7 мартта күк йөзе аяз булып та, кояш бик чыгарга теләмәсә, һава торышы бозылыр.
🌨8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез.
🌨9 мартта кар яуса, апрель дә шундый ук булыр.
🌧10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара каргалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев