Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Татар телендә дога
кылу өчен үрнәк.
Йә, Раббым, гаиләмә сәламәтлек, ныклы иман насыйп ит.
Үзеңнең берлегеңне танып, Үзеңә генә шөкер итеп, Үзеңә генә тәвәккәл итеп, Үзеңнән генә ярдәм өмет итеп, Үзеңнән генә куркып, бары Үзеңнең ризалыгыңны гына өмет итеп яшәүчеләрдән ит безне!
Гыйбадәтләребезне төзек һәм кабул ит, гонаһларыбызны ярлыка, холкыбызны төзәт, әхлагыбызны гүзәл ит, Пәйгамбәребез галәйһиссәлләм үрнәгендә яшәүләребезне насыйп кыл!
Йә, Аллахым, хәләл маллар, хәләл ризыклар насыйп ит безгә!
Йә, Рахмән, йә Рахмән , балаларыбызга тәүфыйк, һидаять, тән һәм акыл сәламәтлеге, күркәм холык, үрнәк тәрбия насыйп әйлә!
Синнән пакъ итеп алган аманәт җимешләребезне хәерле тәрбия белән үстерергә көч, сабырлык, зирәклек бир!
Балаларыбыз картлык көнебездә таянычыбыз, куанычыбыз, кадерләүчебез булып, без бакыйлыкка күчкәч, догачыларыбыз булса иде!
Йә Мәлик, дөньяларга тынычлык, иминлек, муллык, гаделлек насыйп әйлә.
Авыр хәвефләр, зур сынаулар, бәлә хәсрәтләре күрсәтмә!
Дөньялыкта кылган хата-гөнаһларыбызны ярлыка!
Гыйбадәтләребезне кабул кыл!
Безне һәртөрле яманлыктан, начар күздән, нәхак сүздән, шайтан вәсвәсәсеннэн, сихер золымыннан, дәвасыз чирләрдән сакла, озын хәерле гомер бир!
Йә, Раббым, әти-әниләребезне дә ярлыка, алардан разый бул, җәннәт әһелләреннән ит!
Раббым, дөньялыкта безнең өчен Үзең риза булырдай гамәлләрне жиңел кылып, Үзең хәрам иткән гамәлләрдән ерагайт!
Йорт җиребезгә тынычлык, бәрәкәт, бәхет, йөрисе юлларыбызга иминлек иңдер!
, бездән разый бул, Раббым, бездән разый бул, Раббым, бездән разый бул!
Ике дөнья бәхете насыйп ит.
Әәмиин

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 47