Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Син генә юк безнең арада.
Йөрәккәем сызлый, әрни-әрни
Тозлар сипкән кебек ярага.
Сагынамын әни, бәгерькәем...
Күзләремдә кипми яшьләрем
Нигә шулай иртә китеп бардың,
Нигә шулай бик аз яшәдең?
Миңа кушылып табигать тә елый
Аңлаган күк минем күңелне.
Ходай никтер бик кызганып биргән
Жәлләгән шул сиңа гомерне.
Килдем әнием, килдем кабереңә,
Күрмәсәң дә, бәлки сизәрсең.
Укыйм сиңа белгән догаларны,
Тоям әнием, мине көткәнсең.
Урыннарың оҗмахларда булсын!!
Бер минутка истән чыкмыйсың.
Әни, бәгьрем, килә бер үбәсем,
Килә кысып сине кочаклыйсым.
Эни бәгерькәем, тыныч йокла
Якты булсын иңгән гүрләрең.
Беркайчан да онытмам дип тибә,
Сине әнием, сине, йөрәгем....

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев