Свернуть поиск
Фид
Әйдәгез 1.000 "❤️" җыябыз һәм миннән яңа шигырь 😉
Бу заман шулкадәр тизләнде,
Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.
Әйдәле шушында тукталыйк,
Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.
Каядыр ашыгу, ашкыну,
Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк.
Беләсең, без инде күптәннән,
Ихластан шатланып көлгән юк.
Югыйсә дөньясы бер көлке,
Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.
Күрешәбез дә кебек үзебез,
Сөйләшкән генә юк күптәннән.
Югыйсә сөйләшер әйберләр
Бихисап бу салкын шәһәрдә.
Тик нигә? Нигә соң әле дә:
«Иртәгә, әйдәле иртәгә»...
Әйдәле, барысын ташлыйк та
Сикерик туктамас арбадан.
Нилеккә бу синең шөһрәтең?
Нилеккә бу сиңа ялган дан?
Нигә бу якалы күлмәкләр,
Нигә бу ялт(ы)равык савытлар?
Шул арба көпчәге астында
Тузанга күмелеп җан бирә
Кабатлап булмаслык вакытлар.
Утырып сөйләшик әле бер,
Утырып сөйләшик...
Булат Ибраһимов
ok.ru
Фид
Фид
ДӨНЬЯ
Дөнья без көткәнчә түгел
Дөнья шулкадәр кызык .
Чит -ятлар безнең турыда
Сөйлиләр кызып -кызып .
Син белмәгән нәрсәне дә
Беләләр синең хакта .
Син дошман дип йөргән кеше
Очырый синең якта .
Сине сүгеп йөрүчеләр
Бар да синең ишеләр .
Кайчак ярдәм итеп куя
Һич көтмәгән кешеләр .
Торалмам диеп ятса да ,
Китә адәм баласы .
Бер алга , бер артка бара
Шулай тормыш арбасы .
Инде ирештем дигәндә
Барып чыгалмый эшең .
Тәгәрмәчкә таяк тыга
Иң - иң ышанган кешең .
Кулыннан эш килмәүчеләр
Нидер аңлаткан була .
Күңелләре кара җаннар
Дөнья агарткан була .
Зур гөнаһның берсе диләр
Гайбәт сүзләр өләшү .
Татардагы иң - иң начар
Гадәттер ул - көнләшү .
Ләйлә Дәүләтова
ok.ru
Фид
31 июл
Фид
25 июл
Красота начинается с деталей. 😍🤌🏻
🥧Посмотрите на узор нашего Бэлеша — это не просто украшение. Это часть истории пирога, его характера и традиций. Каждый элемент создается вручную с вниманием и любовью.
Во «Время Пирогов» мы стараемся радовать вас не только насыщенным вкусом, но и эстетикой. Ведь настоящий пирог — это маленькое произведение искусства, которое хочется сначала рассмотреть, а потом попробовать.
Мы вдохновляемся рецептами и традициями разных стран, сохраняя их происхождение и особенности. Каждый пирог в нашем ассортименте — это путешествие в кулинарную культуру мира.
Пироги по рецептам со всего мира — с уважением к традициям и любовью к каждой детали. ❤️🥧
ok.ru
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
201
- Муким Султановд. Староакбулатово (Татышлинский район)
- Роберт Султанбековг. Нефтекамск (Башкортостан Республика)
- Вариса Мустафина -Файзрахмановаг. Нефтекамск (Башкортостан Республика)
39
- Банк Уралсиб7911 подписчиков
- Клубочек - вязание и рукоделие125578 подписчиков
- 👉 Маленькие Мудрости ✔️286532 подписчика
- Дача, сад, огород и дачная жизнь85441 подписчик
- 👉 Без лекарств ✔117331 подписчик
Правая колонка