Свернуть поиск
Фид
Алмазия Домброва(Мубаракшина)
поделился заметкой30 мар

Садака алгач ничек дога кылырга
Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии
вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабби йәә Аллааһ!
Йәә Рабби йәә Рахмәән!
Йәә Мәрхәмәтле Раббым! Синең ризалыгың өчен рамазан аеның фарыз уразамны тоттым.
Уразамны киң рәхмәтең белән кабул әйлә,
аның бәрәкәтендә минем әлегә кадәр булган бөтен гөнаһларымны, хаталарымны гафу ит,
кичер.
Киләчәктә Үзең кушканнарны тиешенчә үтәп,
тыйганнарыңнан тыелып яшәргә ярдәмнәреңне бир.
Кыямәт көнендә рәхмәтеңә, ризалыгыңа ирешеп, Фирдәүс җәннәтенә керүне, анда Үзеңне күрүне насыйп ит.
(Нинди теләкләрең, ниятләрең булса,
барысын да өч тапкыр кабатлап сорарга).
Әәмиин.
Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии
вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Садаканы биргәндә,
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен
дип бирергә кирәк.
Шулай ук сәдака ияләренә:
1. "Йә,Раббым Аллаһ,
бу садакам уттан пәрдә булса иде"
2. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам фәрештәләрнең догасын алу өчен."
3. "Бу садакам
начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен"
4. " Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам өзлексез гыйбадәт булсын өчен...."
( тол һәм ярлы кешене карап торучы Аллаһ юлында көрәшүче әҗерен ала, өзлексез ураза тотучы һәм төне буе намаз укучы әҗерен ала)
6. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам авырулардан саклану,
шифа табу өчен"
7. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам гөнаһлардан чистарыну өчен."
8. "Бу садакам
мәхшәр мәйданында садака күләгәсе булдыру өчен."
9. " Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам кабер газабыннан саклану өчен"
10. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен"
11. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен"
12."Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам калеб катылыгыннан имин булу өчен, күңел йомшасын өчен."
16. " Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам үкенечкә калмасын өчен..."
( изге гамәлләр кылмаган өчен)
17. " Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам җәннәттә садака капкасыннан чакырсыннар өчен..."
18. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам начар кешеләрдән саклану өчен...."
19. Бу садакам
Аллаһ мине игелекле,
тәкъва кылсын өчен...."
20. " Бу садакам
Аллаһ мине тәүбә итүчеләрдән кылсын өчен...."
21. "Бу садакам
Аллаһ миңа юмартлык дәрәҗәсе бирсен өчен...."
22. "Бу садакам
Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен"
23. "Бу садакам
Аллаһ минем телемне
начар сүзләрдән,
гайбәт сөйләүдән сакласын өчен"
- дип, тә бирергә була.
Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп,
пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп,
ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаләрен
үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.
хәләл маллар,
ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.
изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.
Бу бәндәләргә күркәм холык, йомшак фигыль,
тулы иман,
тыныч тормыш һәм сәламәтлек бирсәң иде.
Аларга иминлек, бәхетле,
шатлыклы озын гомер
насыйп итсәң иде!
кыямәт көнендә үз малыгыз булса иде,
үзегезне каршы ала торган нур булып,
тәмуг утына пәрдә булса иде.
Ошбу сәдака биргән бәндәләргә укылган догаларыбызны кабул итеп алсаң иде.
һәркайсыбызның кылган изгелекләрен кабул итеп, җәһәннәм утыннан коткарып,
җәннәтле итсәң иде.
Әәмиин.
61 комментарий
80 раз поделились
1.1K классов
Фид
Алмазия Домброва(Мубаракшина)
поделился заметкой27 фев 2025
Әрвахлар — мәрхүм булганнарга — дога багышлау тәртибе.
"Фатиха" сүрәсен укырга: "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин". "Ихләс" сүрәсен укырга: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. "Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде." "Фәләкъ" сүрәсен укырга: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. "Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде" "Ән-Нәс" сүрәсен укырга: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс." ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ: "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин. Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит. Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин." (Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе (четверг) кичендә-җомга (пятница) көнендә (тәһарәтләнеп) укырга тырышыгыз).2.4K комментариев
2.3K раз поделились
18K классов
Фид
Алмазия Домброва(Мубаракшина)
поделился видео19 июн 2024
00:53
2 комментария
68 раз поделились
777 классов
Фид
Алмазия Домброва(Мубаракшина)
поделился темой31 мая 2024
00:40
0 комментариев
5 раз поделились
81 класс
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
220
- Дина Абулхановад. Чичканы (Комсомольский район)
- Минслу Сахровад. Урмаево (Комсомольский район)
- Ирина Максимоваг. Канаш
Правая колонка