Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Ильгиз,Ринат энекәшләремә.
"...Алмашынды бу күңелем юкәләр арасында..."
Зөлфәт.
Донъяның бар мәшәкатен
Кертмичә көндәлеккә,
Бал кортлары белән бергә
Көн итәм юкәлектә.
Юк интернет,юк телефон,
Ерак моннан кибет тә...
Бал кортлары аша минем
Донъя белән элемтә.
Монда бөтен нәрсә баллы-
Баллы яфрак,чәчәкләр,
Үләннәр дә бал эчендә,
Бал төсендә бөжәкләр.
Баллы чишмә суын эчеп
Сайрыйлар сандугачлар.
Балланып кояш бата да,
Балланып ата таңнар.
Бал ташыйлар бал кортлары
Белмичә ару-талу...
Кичә төнлә юкәлеккә
Бал сорап килде аю.
Айдар абый Маннанов

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4