Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
туган авылым Рәтамакка багышлана
Авылыма кергән борылышны
уйларымда көн дә урадым,
Юллар ятмаганда авыл башын
төшләремдә ничә юлладым!
Əй авылым, туган авылкаем
оҗмахка юл - синең туфрагың.
Авылкаем, ничә буын балаң
үстердең дә сыкрап озаттың,
Əнкәйләре киткәч син сакладың
туган йортларының йозагын.
Бер син беләсеңдер ничә балаң
мәңгелеккә читтә калганын.
Киттеләр дә, оныттылар димә,
алар өчен син дә Җирдә бер,
Синдә узган еллар онытылмас
әкияттәй аерым бер гомер.
Авылкаем, тыкырык-басмаларың
шул гомергә сузалар күпер.
Бездән калгач, шомлы тынгылыкта
ямансудыр.. бардыр ни хәлләр..
Гармун тавышларын сагынганда
түзәсең син, авыл, ничекләр?!
..күпме йортта рәттән аулак өй дә,
эндәшүче юк шул, бикле ишекләр.
..Авылкаем, борылышта барлап
һәрбер балаң каршы аласың,
Истәлекләр бәйләп һәрберсенең
шифалыйсың күңел ярасын,
Тамган яшьләреңнән зур күл җыеп
өнсез генә озатып каласың..
..белмисең шул кайсы балаң кайчан
соңгы тапкыр сиңа кайтасын..
..Авылыма кергән борылышны
уйларымда кат-кат урадым,
Авылыма рәхмәтләрем итеп
җырларымда сәлам юлладым..
© Лилия Рә • Лилия Ря
2020 нче ел язмасы
Фотоларда барыбызга бер уртак туган авылыбыз башы,
2021 елның 19 июне фотолары

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19
Матур жырга матур клип чыккан.
село Рятамак