Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Рәтамакка сирәк кайтучыларга туган авылыбыз сәламе булып барып ирешсен.
Туган авылыбызда гомер итеп, аны яшәтүче бар авылдашларга, кайчан кайтып керсәк тә шат йөз, чиксез күңел җылысы белән каршы алучы кадерле туганнарыбызга, авылыбызны тәртиптә, чисталыкта тотуга өлешен керткән һәркемгә, газиз әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз җирләнгән авылыбыз зиаратында тәртип булдыруга зур көч салган Рәтамак авыл Советы хакимиятенә, зиаратта тәртип урнаштыручы, аны саклаучы, газизләребезнең каберлекләрен булдырганча чисталыкта тотарга ярдәм итүче бар туганнарыбызга, күршеләребезгә, авылдашларыбызга һәм ҺӘРКЕМГӘ зур рәхмәтләр белән 🙏🏻.
Гомерле булыгыз, авылдашлар 🙏🏻
Тыныч күкләр астында тыныч күңелләрдә яшәргә язсын барчабызга 🙏🏻

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9
Үткәннәргә килә кайтасы.
Балачакка кайтмый, кая кайтсын
Без-хыялый авыл баласы!!!
Минем Туган авылнын исеме беренче Килеп,Яши башлаган ир- ат исеме.
Ә Рә елгасының исеме фаразлауча Эрү сүзеннән килә диләр, чөнки Рә елгасы кышын да туңмый ага.
Авылны иң беренче Казахстан далаларыннан ниндидер сәбәпле кемнәндер качып килгән Кузыбай исемле кеше нәселе урнашып нигезләгән дип саклана тарихы. Ул казах Кузыбай нәселенең дәвамы булып ул тарихны саклаган Мәннән бабайның кызы Зәйнәп апа берничә ел элек олы яшьтә дөнья куйган. Без ишетеп белгән тарихы шундый безнең Рәтамак авылының. Аннан төрле очына төрле яктан килеп урнашкан нәселләрдән килеп бео очын Типтәр очы дип йөртелә иде халык телендә. Казаннан күчеп килгән Рәхмәтулла исемле кеше нәселе нигезләгән урамын Казан урамы иде официаль исеме дә, 1970 нчееллардадырмы Октябрь исеменә алмаштырдылар, әмма халык телендә озак еллар Казанурамы исемҗ сакланып килде. Авыл элек зур иде. Миллионер "Рә" колзозы үзәге иде. Зур көчле урта мәктәп, клуб, ол...ЕщёТуган авылыбызның исеме аның буена аккан Рә елгасының авылны үткәч тамагы - Ык елгасына кушылган урыны булганнан алып Рәтамак дип исемләнгән.
Ә Рә елгасының исеме фаразлауча Эрү сүзеннән килә диләр, чөнки Рә елгасы кышын да туңмый ага.
Авылны иң беренче Казахстан далаларыннан ниндидер сәбәпле кемнәндер качып килгән Кузыбай исемле кеше нәселе урнашып нигезләгән дип саклана тарихы. Ул казах Кузыбай нәселенең дәвамы булып ул тарихны саклаган Мәннән бабайның кызы Зәйнәп апа берничә ел элек олы яшьтә дөнья куйган. Без ишетеп белгән тарихы шундый безнең Рәтамак авылының. Аннан төрле очына төрле яктан килеп урнашкан нәселләрдән килеп бео очын Типтәр очы дип йөртелә иде халык телендә. Казаннан күчеп килгән Рәхмәтулла исемле кеше нәселе нигезләгән урамын Казан урамы иде официаль исеме дә, 1970 нчееллардадырмы Октябрь исеменә алмаштырдылар, әмма халык телендә озак еллар Казанурамы исемҗ сакланып килде. Авыл элек зур иде. Миллионер "Рә" колзозы үзәге иде. Зур көчле урта мәктәп, клуб, олылар өчен аерым китапханә, бер ара ятим балалар өчее интернат бар иде. Укучылар саны бик кимегәнгә 2025 нче елда авылдагы урта мәктәпне, клубны, китапханәне япканнар.
Туган авылыбыз Рәтамактан билгеле кешеләр чыккан. Алар арасында Абдуллин Миңневасыйк абый, Багманова Нурзия дә барлар. Интернеттан укып аларның спорт өлкәсендә казанышлары турында белә аласыз. Рәтамак урта мәктәбе көчле укытучылар коллективы һәм мәктәпне тәмамлаучыларның җитди өлеше илнең төрле шәһәрләрендә (Уфа, Мәскәү, Куйбышев, Казан) югары уку йортларында белем алулары белән район күләмендә аерым урында иде.
Хәзер менә шундый моңсурак чорында яши авылыбыз. Туган авылыбызда гомер итүче авылдашларыбыз яшәтәләр аны.