Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Теләп алган үлем яки гомерне чикләгән кирелек.
Тауфик Чурекеев
- Нәрсәсе аңлашылмый инде аның,- дип үземнең ничек итеп дөрес туклану, сәләмәт яшәү рәвеше алып баруымны, гимнастика белән шөгылләнә, йөгерә башлавымны сөйләп бирдем. Башта игътибар белән тыңлый башласа да, тиз арада йөзенә гамсезлек кыяфәте чыгарган булып, мине бөтенләй дә тыңламагандай итенгән сүрәттә кәгазь актаруыннан туктады да:
- Кара әле, иптәш-товарищ, бу синең карточкаң түгел икән бит, нәрсә кайчаннан бирле әкият сөйләп, сафсата белән минем башны катырасың, демагогия белән шөгылләнәсең. Бар үзеңнең карточкаңны табып кил,- дип мине куалый башлады. Күпме генә, үземнең мин икәнлегемне, карточканың минеке икәнлеген исбат итәргә тырышсам да, аңлатып азаплануларым духтырның таш чыраенда чагылыш тапмады. Ул:
-Чыгарып җибәр әле шушы күп белдекле иптәшне,-дип баядан бирле зур кызыксыну белән безне күзәткән шәфкать туташына акаеп карады. Тагы да бәхәсләшү, түшәмгә төкергәч төкерегең үз битеңә киредән чәпелдәп килеп төшеп, битеңне генә пычратып аптыраткандай, һичнинди нәтиҗә бирмәс иде. Ү Үземнең дөя түгеллегемне барыбер исбатлый алмадым. Хәер, инде, мин мондый мәгънәсез мал врачының ярдәменә мохтаҗ түгел, Тәфкил абый. Нигә алай кыланды икән? Аңламадым.
Исем китеп тыңлаганнан соң, саулык –сәләмәтлек теләп, эшен дә, күнегүләрен дә ташламаска кушып, мин саубуллаштым. Ул:
-Әчегөл апа белән кунакка килегез, чакырырга кушып хатыным да аптыратып бетерде инде,- дип хөрмәт сирпелгән күз карашлары белән озатып калды.
Менә тагын бер авыруның тарихы. Бөрсет авылында дустым бар иде, нишләптер соңгы ярты ел аралыгында күренми башлады. Ничәмә генә тапкырлар шалтыратсам да нигәдер телефонын алмады. Ниһаять үзен күрергә дә насыйп булды. Мине чакыра килгән икән. Үзенең бәләкәй генә, тормыш алып барырга җитәрлек кенә керем кертүче, шәхси эшханәсе бар. Мин әллә нигә бер барып аппаратларын ремонтлап, регулировать итеп бирә идем.
Әллә, бик сагынган иде, әллә.., гомердә булмаганны күрешкәндә күзләре яшьләнде. Киттек. Барып җиттек. Мин эшкә керештем, ул туктаусыз, Әчегөл әйтмешли: “сөйләргә ябышты”:
-Мин чүттән генә үлми калдым бит әле.
-Нәрсә, авариягә юлыкмагансыңдыр бит?
-Ю-ук, авария түге-е-ел шул. Тыңла башыннан ук сөйлим әле? Малай, берзаман тик томалдан башым авыртырга тотынды. Көннән- көн авыртуы көчәйгәннән көчәя генә бара, чыдап булмый башлады. Эчмәгән дару калмады. Ахыр чиктә түземлегем беткәч, врачларга мөрәҗәгать итеп, больницага кереп ятарга мәҗбүр булдым. Үзең беләсең, мактанып әйтмим, анда мине беләләр. Шуңа күрә инде, мөгамәләләре дә әйбәт булды. Кыйммәтле, чит ил дарулары белән генә дәвалыйлар, һәркөнне система куялар, әйбәт ашаталар. Кыскасы, кадер хөрмәттә, тәрбия, дәвалануда мин. Тик атна-ун көн дәваланып та бер нинди дә, уңай якка үзгәреш булмады дисәм ялган булыр. Булса булгандыр егерме процент чамасы. Сиксән проценты шул-баш авыртулы килеш калды. Врачларга: “минем бит һаман баш авырта, нигә бер файдасыда булмады соң бу дәвалануның”,- дигәч тә, ике врач ике ягыма баскан килеш, җилкәләрен сикертеп ”чистый аптыраш инде бу, көчебездән килгәнне эшләдек”,- дип чарасызлыктан кулларын як-якка җәйделәр.
Борын салынган килеш, кәефсез генә кайтып киттем... Хатыным яңа чыккан көчле дарулар да биреп карый, тик файдасы – аз, ярым-йорты- бер сәгатьлек кенә. Төрле-төрле тәмлеләр дә пешергән. Кая анда-а-а. Ашау кайгысы мени-и-и-и? Шул ук төшенке күңел белән, ашар-ашамас, йокларга ятып та йоклый алмыйча аунап, төне буе борсаланып чыгып, таңны аттыргач теге сиксән процент баш авыртуы яңадан йөзгә тулды. Авырта и всё. Чыдар әмәл калмады. Үзең күрәсең, монда безнең авыл урман белән катыш-тоташ. Ишегадына чыгам да, малай, үзем уйлыйм, үзем елыйм. Һәркөнне шулай кабатлана. Вакыт-вакыт башка, тузга язмаган, куркыныч фикерләр килә, бу кадәр авыртуга, тилмереп җәфалануларга чик куйыйммы икән әллә, ничек чыдарга кирәк бу газапларга, үз-үземә кул салмыйча булмас дигән, коточкыч уйлардан сискәнеп китәм. Шулай тилмерә торгач, көннәрдән бер көнне; “туктале, урман-кырлар белән хушлашып кайтыйм да, бер-бер чарасын кылып карамыйча булмас, яшәү түгел инде бу болайга калгач”,- дип чаңгыларымны алып кидем дә, тавышсыз, тын гына, тагын елый –елый әкрен генә кузгалдым. Урманның тирән кар белән капланган юлын ерып барам да барам. Күзләрем, мөлдер-мөлдер аккан яшь пәрдәсе аркылы алга караган да, карамаган да кебек. Вакыт-вакыт бөтенләй күрми. Башта уйлар: “балалар нишләр икән соң минсез, ничек аякка басарлар - кеше булырлар, хатын кем кулына калыр”?-дигән куркыныч уйдан, үз-үземә кул салудан котылып калуның башка бүтән юлын, чарасын таба алмаудан ыңгыраша – сытыла, туктаусыз яшь коям. Бик озак бардым шулай, ни чарадан-бичара булып, бу аяныч хәлдән чыгу юлын таба алмауга-елап, үртәлеп, балаларны, хатынны кызганып. Берзаман үз рәвеш - барышыма игътибарымны салдым. Тирләп пешкәнмен, ничектер баш авыртуы да кими төшкән. Нишләптер, барган саен үземдә җиңеллек сизә башладым. Өйдән чыгып киткәндә, йокы күрмәгәнлектән арган килеш, көчкә генә чыгып киткән булсам да, каяндыр килеп хәл дә керә башлады. Бара торгач, чама белән, алты-җиде чакрым юл үткәнмендер. Кәефем дә күтәрелә башлады. Тагын өч чакрымлап баргач баш авыртуларым, яңгыр өй түбәсеннән тузанны юып төшергәндәй, бөтенләй дә бетте. Хәзер инде киресенчә елыйм- ШАТЛЫКТАН! Менә сиңа Ходайның хикмәте! Аңладым бит мин в чём дело икәнлекне.
-Соң синдә бит гап-гади ха -... Ул үз маҗараларын сөйли башлаганда да, әле дә, авыруының сәбәбен ничәмә тапкыр әйтеп бирмәкче булып талпынсамда, сүз кыстырырга да ирек бирмәгән иде инде.
-Бүлдермә зинһар, үз ачышымны үзем сөйләп бетерәм... Сөенечемнән нишләргә белмим, әйтерсеңлә миңа канат куйганнар. Әгәр чынлап та канатлар үсеп чыкса, исән калу бәхетеннән, очар да очар, хәлсезләнеп- егылып төшкәнче очар идем. Җиңелчә, имгәнмичә генә әлбәттә. Кайтыр якка борылып, канатлар үсеп чыкмасалар да, барыбер очар коштай кайттым. Тизрәк тә булмаса әле. Инде, елаудан да туктаганмын икән, елый-елый елыйсын елап бетергәнмен инде ахрысы, күрәсең ул кадәр елауга күз яшьләрем калмаган булган дыр.
(Нәрсә?.. Синең бөтен чирлеләрең дә елый дисезме? Чирләп карагыз әле, ничегерәк угаланырсыз икән? Ничек боргаланыр-сикеренерсез икән?! Чирләгәч- авыртудан, чарасызлыктан, котылгысыз үлемнән куркып елыйсың. Терелгәч-сөенечеңнән үрле-кырлы сикереп, шатлыгыңнан елыйсың.)
-Хәлең бигрәкләр дә яман булган икән. Аяныч вакыйгаларга килеп җитәреңә дә күп калмаган булган икән шул... Нигә элегерәк шалтыратып бер дә хәлеңне сөйләмәдең соң? Юкка барга шалтырата идең ләбаса. Нәкъ синеке сыман история минем белән дә булды бит. Мин, ул җәфадан котылганда, син чирли генә башлаган булгансың.
-Я инде, сөйләп бетерим. Белгән кебек хатын мунча ягып куйган булган. Әйтмәгән дә идем югыйсә. Чаңгыларымны ничек салганымны, кая куйясымны уйлап тормадым. Электән кертелгән тәртипне бозып, тотып кына аттым ахрысы? Өйгә кереп, бусага кырыена баскан килеш кенә, бер литр салкынча чәйне банка кырыеннан, авызыннан гына эчтем дә, мунчага киттем. Анда озак кына торып, юынып, яңадан туып-икенче кеше булып кайтып, тагын бер литр салкынча чәй эчкәнемне аз-маз гына хәтерлим, әмма караватка ничек барып җиткәнемне белмим. Соңыннан, хатын әйтүе буенча, “чәйне эчеп бетерер –бетермәс, буш кычыткан капчыгы шикелле ишелеп кенә төшкәнмен”. Караватка, балалар белән бергәләшеп, күтәреп илтеп салганнар. Ике тәүлеккә якын йоклаганмын... Һәзер һәркөнне,чаңгыда, дүрт-биш чакрым әйләнеп кайтам. Тфү-тфү, баш свеҗий, кая басканымны белми йөрим... Шушы көннәр дә генә, стажлы бер врачтан: “кыш көнендә чаңгыда йөрим, җәй көннәрендә акрынлап йөгерә башласам ярыймы, әйбәт буламы”?-дип соравыма беләсеңме нинди җавап ишеткәнемне?
– Йөгерәсең икән, туп-туры инфарктка таба юл аласың, скоро барып та җитәсең- ди
-Ул медик төнлә туган медик булгандыр, аның өчен биш ел буе сарык түшкәләре укып йөреп, сыер ботлары имтихан тапшыргандыр.
-Больницада файдасызга ятып, күпме дарулар белән пичкать ителдем. Сәбәбен дә белә алмадылар, диагноз да куя алмадылар. Үз-үземә кул салырга йөрүләрем исемә төшә дә, өстемә чиләге белән кайнап торган су-кипяток – койган кебек була да, анысыннан арынып өлгермисең артыннан ук ләгәне белән бозлы су каплагандай була , исемә-хушыма килә алмыйча бик озак аптырап торам.
-Әйе, шулай шул. Миндә дә, синдә дә хандроз булган инде. Мин дә синең сыман ук, башта, нинди чир белән авырганымны белмәдем. Шулай ук чыдап булмаслык булып баш авырта, бер ни кызыксындырмый, бер ни кирәк түгел, дөньяда гамь юк. Бары, шул баш авыртуны ничек басу, туктату турында гына кайгың. Әллә нинди көчле дарулар эчсәң дә, тәэсире берәр сәгатькә генә бара да, тагы, баш әллә нинди моңарчы булмаган ят бер авырту белән авыртырга тотына. Чыдап кына тор, иманыңны өшкерә инде менә. Аю булып үкереп, стенага үрмәләрдәй буласың. Синекедәй коточкыч уйлар, куркыныч гамәлләр кылдырырга мәҗбүр итәргә маташып, минем миемне дә бораулады. Синең сымак мин дә системалар алып, учлап-учлап дару ашап, больницада ятып-“дәваланып” чыксам да тары бөртеге кадәр дә файдасы булмады. Кемнәрдәндер ишеткән киңәш белән, мануаль терапия ысулы белән дәвалаучы, Мансур исемле врачка мөрәҗәгать иттем. Беренче сеанстан соң ук, өйгә әллә очып, әллә йөзеп кайттым, әллә инде фәрештәләр күтәреп кайттымы, үземнең барлыгымны да тоймадым. И-и-и, аның рәхәтлекләре! Башны оныттым, әллә бар ул, әллә юк һәм ул турыда ике ятып-бер төшемә дә керми. Тфү-тфү... Күз тимәсен... Ә инде синең чиреңә килгәндә, әгәр миңа шалтыраткалап торган булсаң, больница бүлмәләрендә дүңгәләк кебек тулганып-тәгәрәп, урман буйларында дөньядан китәргә җыенып, крышаң китә язып- сөрхәнтәй сыман эшерелеп- йөрмәгән дә булыр идең. Больницада да тәҗрибә куяны булып ятмас идең... Әйтергә онытканмын, мануаль терапия алдыннан врачның: “кем булып эшлисең”?- дип соравына, мин: “Шофёр” – дигәч ул:
- Хандроз ул шофёрларның профессиональ авыруы инде,-дип сөйләнә-сораша сеанс үткәрде дә: -Тагын өч көннән соң килерсең, ә менә бу китапчыктагы инструкция буенча гимнастика ясап торсаң, чирләреңне онытырсың, бик теләсәң дә, хәтта ялгышып та тешеңә дә кермәс,- дип кайтарып җибәрде.
Хәзер дүрт кешенең өчесе хандроз белән авырый. Бу чир кемдәдер башланган гына, кайберәүләрдә уртача стадиядә, кайсыларында катлауланган инде. Кыскасы, уңга карасаң да хандроз, сулга карасаң да хандроз, кая гына карасаң да хандроз. Тик, кешеләр, моның, гади-селкенергә иренүдән килеп чыккан-имгәк, чир икәнен белмәенчә, үзләренең киң диапазонлы-күп кырлы- фантазияләрен эшкә җигеп, үз-үзләренә тузга язмаган диагноз куеп, белер – белмәс потлап дару ашау сәбәпле яңадан-яңа чирләр китереп чыгарып, сәләмәтлекләренә төзәлмәслек –коточкыч-зыян салалар. Хандрозны дару белән дәваламыйлар,
Хәзер, һәр көнне, эш арасында булса да җай чыгарып, эштән соң да дурт-биш минутлап, йоклар алдыннан да көненә биш мәртәбә гимнастика ясыйм. Кич белән йөгереп тә кайтам. И-и-и аның рәхәтлекләре!!! Физзарядка-гимнастиканы ясауны, берәр көн, очраклы рәвештә генә ясый алмый калсам, үзен сиздерә дә башлый инде. Нидер җитми, нәрсәңнедер - кадерле әйбереңне югалткансың төсле.
Инсульт, инфаркт аркасында хасил булган, тагын бер бигрәктә хәтәр, күзләрең акаеп чыкканчы үкертерләк, үрсәләндерүче үкенеч бар икән бит әле. Караватка кадакланган авыруга капма каршы нисбәттә, дөньялыкта калучы иреме я хатынымы бар икән ләбаса?!? Сиңа әле күптән түгел генә, күзләреңә сөю тулы күзләре белән карап, назлы, серле пышылдап, нәфис-йомшак куллары белән битләреңнән сыйпап-иркәләп, сиңа сихри татлы ләззәт биреп яшәгән, сине өзелеп яраткан, мәхәббәт кошың-сандугачың, пар канатыңның канаты каерылып, сынып, сыңар канатлы гына булып гомер итәчәге кинәт исеңә төшеп бәгырьләреңне өтә. Ә икенчесе, каерылып, сынып төшеп, юкка чыккан канат син буласың инде. Телең сөйләшә алмаса да, акылың аек-уйларың кара урман. Син сөеп туя алмаган, синең белән бу матур тормыш юлын азаккача бергә үтәргә хыялланган, әмма-нинди кызганыч-гомер итәргә насыйп булмаган, дөньялыкта каласы- үкенечле мәхәббәт җимешеңне- кемнәр “ашар”, кемнәр тәмен татыр, кемнәр тотып үзенеке итәр, сөяр-үбәр дигән уйдан-кандалалы өйгә, ялгышып кунарга килеп кергән юлаучы кебек, кандала өшкерә башлагач- борсаланмакчы буласың, бармагыңны да селкетә алмыйсың. Кашыныр идең, әмма күзеңне йөртә аласың да, керфекләреңне бер-берсенә ача-яба тидерергә генә хәлеңнән килә. Зиһенең ачык. Йөрәгең, пычак белән меңгә телгәләнгәндәй әрни, мәңге төзәтә алмаслык үкенеч утында дөрли-дөрли яна, үрле-кырлы сикеренә-бәргәләнә, өтәләнеп үрсәләнә-үртәлә. Ышанмыйсызмы??? Чынлаптыр менә! Ихлас күңелдән әйтелгәнлеген тикшереп карыйсыгыз киләме? Килсә, бирәнлек-ялкаулыкны дус итегез, шулай яшәгез. Аның өчен зур тырышлык кирәкми. Ялкаулык, бирәнлекне чәчеп-су сибеп, тәрбияләп үстерәсе түгел. Озакка сузмыйча, үлем фәрештәләре-мөселман Газраиле килеп татарга “әттәхият”ен укытып, ясин чыгарттырыр. Урыс Кондратий”е да озак көттермәс, керәшенгә келәүен әйттерер, урыска “Господи помилуй”ын кычкырттырыр. Моны урыс укымас инде, шулай да... Татары... Татарына, карават белән үзенә никах укыттырып, караватка өйләнгәч, мендәр-юрган белән кавышкач, бәлки ахыргача дусты булып кына калырга яраклы хәләл җефете укып бирер, тик кияш инте паекан пулыр-Чуаш әйтмешли...
Безнең авыл – Шыгырданнар - өй җиткерәселәре булгач, күрше Чуаш авылыннан чакырып балта осталары яллыйлар. Югыйсә үзебезнең авылда да балта осталары- буа буарлык, Тик кыйммәтрәк сорыйлар. Ә чуашлар ярты бәясенә эшләргә дә риза, үзбәкләр шикелле. (Ачулана күрмәсеннәр, авылыбызда Үзбәков фамилияле кешеләр дә бар. Бу очракта сүз Үзбәкстаннан килеп эшләүче үзбәкләр турында). Алайса, кемдер, авылдан берәү “Кайтыгыз торналар” исемле җыр тапшыруларын сорап, үтенечләре канәгатьләндерелеп җыр эфирда яңгыраганнан соң, ике күрше туфан дулатып, өермә кубарып сугышырга мәҗбүр булган кебек, талашырга язмасын. Икенче күршенең бик күп баласы булып, читкә чыгып киткән җирләреннән әти-әниләре янына бер дә кайтып күренгәннәре юк ди. Гауга чыгуга сәбәп - кушаматлары ТОРНА булганга икән... .Тик бу безнең Шыгырдан ТОРНАЛАРЫ турында түгел. Нигә әйтәм, чөнки Шыгырданда да шулай ук ТОРНА кушаматлы семьялар да бар.
Чуашлар озакка сузмый эшкә дә тотыналар. Торыр җирләре дә шушында, чөнки үз авыларына кайтып йөрергә ерак, вакытны да күп ала. Ә, эш хакын түләү мәсәләсенә килгәндә, хуҗалар болай да ярты бәясенә генә эшләргә риза булган Чуаш туганнарыбызны тагы да кысып, “ Азрак бәясен төшерик инде, үзебез ни эчәбез-ашыйбыз сезгә дә шул булыр”- дип, бөтенләй “төшеп калган” бәягә кул сугышып, килешергә ризалаштыралар, тик ураза ае башлану сәбәпле мәгәричсез генә. Безнең ШЫГЫРДАН халкы болай бик юмарт һәм кунакчыл. Кунакка хөрмәт йөзеннән бер алдыңа, биш артыңа төшәләр, өстәвенә кырыеңда тирәли әйләнеп йөреп, биеп тә торалар, бер туктамый һәлләреңне сорашалар, кызыксыналар, үзеңне мактап туя алмыйлар, юкә чөе дә кагалар, салам да кыстыралар. Артык макталудан үсенеп китеп, соңыннан айлар буе хушыңа килә алмый йөрергә дә мөмкинсең... Тик көтүдә бер “ТЕГЕНДИ”-пычрак сыер булган шикелле, мескен Чуашларның бәхетсезлегенәме, әллә күрәчәкләре шул булганмы, өлешләренә, ата саран, карун, эләгә. Кояш чыгарга әле ерак, таң нурлары беленә башлаганчы ук, төн уртасында - сәгать беренчедә, Чуашларны дөбердәтеп сәхәр ашарга уяталар. –Нәстә пулды, ни пулды, мен пульҗе- дип аптырашкан Чуашларны өстәл янына сәхәр ашарга тезеп утыртып, килешенгән эш, сөйләшенгән ашау-эчүне исләренә төшерәләр... Ашап туеп, күп тә үтми, офыкта таң беленә башлаганда эшчеләр балталарын кыстырып чыгып тук та –тук, эшкә дә ябышалар. “Тирә күршегә дә, сәхәрдән соң ятып йоклар өчен тынгылык бирмиләр инде”- дип, әйтер идең, чынбарлыкка туры килми. Дөресен әйткәндә, Шыгырданнар кояш чыкканчы ук аякта булалар инде. Йоклаганда да күзләренең әле берсен, әле икенчесен, алмаш-тилмәш ача-йома йоклыйлар... Чуашлар шулай эшли –эшли, иртәнге ашны көтсәләр дә, чакыручы булмагач: “Ярар инте, опетны кына ашарпыс, иртә пелән ашап пакытны уткермик”- дип, төшке ашка -әбәткә- өмет тоталар. Әмма...
Дүртенче бүлек тәмам. Дәвамы бар.
Тауфик Чурекеев.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев