Почта хезмәткәрләре көне белән! Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән котлауларны кабул итегез!Бүгенге көндә, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары аеруча тиз үсеш алган чорда да, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый. Почта хезмәткәрләре көн саен диярлек корреспонденция кабул итәләр һәм эшкәртәләр, әбүнәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, һәр эшне зур җаваплылык һәм сабырлык белән башкаручы кешеләр эшли.Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телибез. Авыр хезмәтегездә түземлек юлдаш булсын. Йөзегездән шат елмаю китмәсен, бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсез. Бәйрәм белән!
    0 комментариев
    6 классов
    Рамиль Аббясов көе, Гөлнар Әхмәтшина сүзләре.«Бирер идем кояш гомерен»Р.Аббясов көе,Г.Әхмәтшина сүз.
    0 комментариев
    3 класса
    10 июль-Хәрби дан көне Бу көн Полтава сугышында (1709 ел) Пётр Беренче җитәкчелегендәге рус армиясенең шведларны җиңүенә багышланган. Безнең авылыбыз да һәрвакыт үзенең батыр ир-егетләре, Ватан сакчылары белән горурлана.. Бүгенге көндә дә илебез тынычлыгын саклаучы авылдашларыбызны, хәрби хезмәткәрләрне һәм ветераннарыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телибез. Авылыбыз һәрчак бердәм һәм имин булсын!
    0 комментариев
    1 класс
    8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Гаилә — ул безнең иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, җан җылысы һәм бәхет чишмәсе. Нәкъ һәрберебезне өйдә яратып, сагынып көтеп торучылар булганда гына без чынлап бәхетле. Бу матур бәйрәмдә сезнең һәрберегезгә ишекләрегездән тик иминлек һәм тынычлык кына керүен, йөрәкләрегездә мәхәббәт уты сүнмичә дөрләвен телибез. Насыйп парларыгыз белән бер-берегезне аңлап, хөрмәт итеп яшәвегезне, балаларның шат авазы өегезне тутырып торуын телибез. Бер-берегезне саклагыз, кадерләгез һәм ешрак кочаклагыз.
    2 комментария
    19 классов
    Туган якның җанга якын табигате һәм һәркемгә таныш урыннары...Соклангыч буа, челтерәп аккан чишмә һәм янындагы серле Бака күле-бу матурлыкны күрмичә һәм сокланмыйча мөмкин түгел! Балачак хатирәсе-иске кибет бинасы, кайчандыр гөрләп торган "таш магазин" ...
    0 комментариев
    64 класса
    27 июнь-Яшьләр көне Бүген илебездә иң дәртле, иң иҗади һәм иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе — Яшьләр көне билгеләп үтелә! Яшьлек — ул кешенең иң гүзәл, өметле һәм чиксез мөмкинлекләр чоры. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә һөнәр сайласак тә, безнең авыл яшьләре һәрвакыт үзенең уңганлыгы, зур уңышлары һәм бердәмлеге белән аерылып тора! Авылыбызның киләчәге, аның дәрәҗәсе һәм яшәеше сезнең кулларда, яшьләр! Сезнең дәртегез, яңа идеяләрегез авылыбызга яңа сулыш өрә.Барлык яшьләрне, дәрте ташып торган авылдашларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! Йөрәктәге яшьлек дәртегез беркайчан да сүнмәсен, хыялларыгыз чынга ашсын, туры юлдан тайпылмыйча зур уңышларга ирешегез! Бәйрәм белән сезне! Сәламәтлек, мәхәббәт һәм дөнья тулы шатлык телибез.
    0 комментариев
    2 класса
    Авылыбыз мәктәбендә зур бәйрәм — 9 класслар аттестат алды! Алда кемнедер 10 класс, кемнедер яңа офыклар, яңа үрләр һәм зур тормыш юлы көтә. Кайда гына булсагыз да, туган авылыгызны онытмагыз! Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
    1 комментарий
    35 классов
    Бүген, 25 июнь (Мөхәррәм аеның 10 нчы көне) — изге Гәшурә көне (День Ашура). Бу көн — Аллаһ Раббыбызның бөек могҗизалары, рәхмәте һәм пәйгамбәрләрнең котылу көне.Шушы мөбарәк көндә Муса пәйгамбәр һәм аның кавеме Фиргавеннән котылган, ә Нух пәйгамбәрнең көймәсе Җүди тавына туктаган.Бу көнне нинди гамәлләр кылырга киңәш ителә? Ураза тоту: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткәнчә, бу көнне тотылган ураза узган елгы гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булырга мөмкин. (Сөннәт буенча, Мөхәррәмнең 9-10 яки 10-11 көннәрендә тоту яхшырак). Сәдака бирү: Тәүбә-истигъфар кылу һәм мохтаҗларга ярдәм итү.Гәшурә боткасы (ашы) пешерү: Гаиләне, күршеләрне һәм дусларны тәмле ризыклар белән сыйлау.Раббыбыз шушы изге көндә кылган догаларыбызны, тоткан уразаларыбызны кабул итсен! Күңелләребезгә — иман, өйләребезгә — бәрәкәт, дөньябызга тынычлык бирсен.Җимешле, имин һәм игелекле Мөхәррәм айлары нәсип булсын һәммәбезгә дә! Ислам динебез мөбарәк булсын! Сәламәт булыгыз! 🤲✨#Гәшурә #Ашура #Мөхәррәм #Ислам #Башкортостан #Тюрюшево
    0 комментариев
    3 класса
    22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ 85 ел элек, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан. Сугыш вәхшәте безнең авылны да читләтеп үтми: йөзләрчә абый-апаларыбыз, әти-бабайларыбыз фронтка китә, күбесе яу кырларында мәңгегә кала. Бу көнне без авылыбыздагы Дан һәйкәленә чәчәкләр салабыз, «Хәтер шәме» кабызабыз. Фронтта һәм тылда җан фида кылган авылдашларыбызны искә алабыз. Бүген сүзләр кирәкми — нәкъ 14:15 сәгатьтә бөтен ил белән бергә авылыбызда да бер минутлык тынлык игълан ителә. Бу тынлыкта — безнең сагыш, туганнарыбызга рәхмәт һәм изге догаларыбыз. Сагышлы секундларда ил кичергән кайгылы, утлы көннәр, яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар, толлар сагышы, сугыш чоры ятимнәре, тылдагы авыр хезмәтнең ачылыгы искә алына. Аларның батырлыгы тиңсез, алар алдында без баш иябез. .Без онытмыйбыз! Сугыш батырларына мәңгелек дан! Хәтер һәм кайгы көне кешелекнең асылын аңларга, тынычлыкның кадерен белергә өндәп торган моңсу һәм уйландыра торган көн ул. Илләребез тыныч, күкләребез һәрчак аяз булсын.
    0 комментариев
    2 класса
    21 июнь- Медицина хезмәткәрләре көне. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авылыбыз кешеләренең сәламәтлеген саклауда сезнең хезмәт бәяләп бетергесез. Игелекле һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, гаиләгезгә иминлек, җан тынычлыгы һәм корычтай нык сәламәтлек телибез! Бәйрәм белән!
    0 комментариев
    10 классов
Закреплено
tyuryush

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына

Ветераннарыбызга мәңгелек дан!
Әти вәсияте
Түземлекләр бетеп китә кайчак,
Сабырлыгым ала сыналып.
Шул чакларда бар да яхшы димен,
Эчтән генә тирән тын алып.
Бар да үтәр, бар да яхшы булыр,
Сабырлыгым җуйма, йөрәгем .
Син борчылып кына бер ни үзгәрми бит
Ходай белер ничек кирәген.
Ярдәм бирер бары ходаем!
Еллар үтү белән әти ,әни турында хәтирәләр һич тә онытылмый, киресенчә яңара гына икән, һәм алар сөйләгән һәрбер сүз күңелдә мәңгегә уелып кала, сагындыра...
Әтием белән әнием үзебезнең Бүздәк районы Түреш авылында туып үсеп,шунда белем алалар. Авылда яшәп, дөнья корып, дүрт бала устереп, кызганычка каршы кече кызлары ике айлык булг
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973839
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973583
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975986226767
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975986245455
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973327
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush
  • Класс
Показать ещё