Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталова кадерле кунаклар кабул иткән – Лос-Анджелеска кызы белән аның якын дусты, җырчы Линара Батталова килгән.
Фамилияләре дә бертөрле булгач, күпләр Гөлназ белән Линараны бертуганнар дип уйлый. Ләкин бу алай түгел.
Моннан күп еллар элек Гөлназ «Интертат»ка: «Күпләр безне апа-сеңел дип белә, ләкин бу алай түгел. Шулай да туганнар булмасак та, без Линара белән якын туганнар кебек аралашабыз. Еш бер-беребезгә кунакка йөрибез», – дип сөйләгән булган.
#татар #татарча